Сарман өлкәннәре Скандинавия алымы белән йөрү буенча җиңү яулаган

Гомуми очколар саны буенча сарманлыларны узучы булмаган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районы өлкәннәре Скандинавия алымы белән йөрү буенча узган фестивальдә катнашып, 26 район арасында җиңүче булып танылды. Район басма шул хакта хәбәр итә.  Фестиваль 6 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Аны Россия пенсионерлар берлегенең шәһәр бүлекчәсе оештырды. Районнан ярышларда берлекнең Сарман бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендәге унбер кеше катнашты.  Сарманнан Дилүс Гомәров 5 километрлы дистанциядә – беренче, Җәлилдән Нәфис Мәхмуров өченче урыннарны яуладылар. Саклаубаштан Зөлфия Фәттахова 3 километрлы дистанциядә – беренче, Мортыштамактан Роберт Гәрәев – өченче булдылар. Гомуми очколар буенча район командасын узучы булмады.