Арчаның Ашытбаш мәктәбендә узган шахмат ярышларында биш район вәкилләре ярышты

Ноябрь аенда Ашытбаш мәктәбе базасында тагын республика күләм ярыш уздыру планлаштырыла.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчаның Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат буенча оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр. Бу хакта район газетасы яза.  Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар. Биредә узган һәр ярышта Татарстан призчылары катнашуы инде традициягә әйләнде. Наил Сабирҗанов һәм Сөләйман Галиуллин ярышны югары дәрәҗәдә оештыруда күп көч куйган. Планнарында ноябрь аенда Ашытбаш мәктәбе базасында тагын республика күләм ярыш уздыру тора.