Сабаның Югары Шытсу авылында районның 90 еллыгына багышланган волейбол ярышлары узды

Ахырдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим итте.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Югары Шытсу авылында яшьләр көненә һәм районның 90 еллыгына багышланган волейбол ярышлары узды. Бу хакта район газетасы яза.

Беренче урынны «Мәктәп» командасы яулады, икенче «Сатыш» командасы һәм өченче урынга «Шытсу кызлары» лаек булды. Ахырдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим итте.