Тукай районы Мусабай-Завод авылында Олимпия көне үтте

Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты.

(Тукай, 10 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мусабай-Завод авылының спорт мәйданчыгында балалар өчен Олимпия көне уздырылды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты, дип яза җирле басма.

Балалар 30-50 метрга йөгерүдә, туп атуда көч сынашты. Кечкенә сабыйлар арасында Олеся Королевага, Әмир Шакирҗановка һәм Эмилия Сәфиуллинага тиңнәр булмады. Шулай ук бар осталыкларын күрсәтә алган Айсылу Зарипованы һәм Миләүшә Садыйкованы әйтеп үтәсе килә. Бакча сабыйлары арасында аеруча да активлыкны, җиңүгә омтылышны Ангелина Гыйльметдинова, Максим Колобов һәм Алинә Сәетгәрәева күрсәттеләр.

Мәктәп балалары арасында да киеренке ярыш барды. Монда үз яшь категорияләрендә Артур Зыятдинов, Айбулат Шәйхиев, Илдар Сәфиуллин, Риназ Хамедов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында шулай ук үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга Айгөл Фәхретдинова, Айсылу Фәрхетдинова, Миләүшә Хәкимова, Аделина Бубекова, Алинә Садыйкова, Даша Колобова, Алия Фәхретдинова, Дания Нуртдинова, Илина Шакирова һәм Алинә Шакирова чыктылар. Ярышлар Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Лилия Хөсәинова тырышлыгы, аның булышлыгы ярдәмендә үткәрелде, дип хәбәр итә безгә атказанган тренер Гаяз Бакусев.