Универсиада кысаларында пляж волейболы уеннарында җитди каршылык көтелә

“Казанка” пляж волейболы үзәгендә уеннарның өченче көне дәвам итә

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Универсиада кысаларында “Казанка” пляж волейболы үзәгендә уеннарның өченче көне дәвам итә.
Калган парлар төркемнәрдән чыгу өчен көрәшәчәк. Хатын-кызлар турнирында Германия-Канада вәкилләре очраша. Турнирда Шнейдер һәм Мерсман парлары ике тапкыр җиңүгә иреште, элек кытайлыларны, ә аннары мексикалыларны җиңделәр. Канадалылар Хумана һәм Паредес әлегә җиңелмәде.
Россиялеләр Попова һәм Прокопьева Чехия спортчылары белән очраша. Ир-атлар турнирында Прокопьев һәм Богатов норвегиялеләр белән уйный.
Турнирда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында 2 медаль комплекты уйнатыла. Пляж волейболы буенча ярышларда катнашу өчен 25 илдән 132 спортчы заявка биргән, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.