Универсиада чараларына барлыгы 580,6 мең билет сатылган һәм аның саны арта тора

Универсиада ярышлары башланыр алдыннан 2 сәгать алдан бронь буенча билет сатып алынмаса, бронь гамәлдән чыгарыла

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). XXVII Универсиадага барлыгы 1,2 млн. билет сатыла дип алдан игълан ителсә, ачылыш тантанасына кадәр 100 меңләбе сатылган, соңгы 3 атнада гына да 480 мең билет киткән. Нәтиҗәдә, төгәлрәк әйткәндә, хәзергә барлыгы 580,6 мең билет сатылган һәм аның саны арта тора. Хәзергә чаралар барачак залларның күләме буенча караганда, билетларның 85 проценттан артыгы инде сатылган. Мисалга, кичә сатуда 617меңнән артык билет булса, бүгенгә 580 меңе сатылган.

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә матбугат конференциясендә XXVII Универсиаданың билет программасы буенча эшче төркем җитәкчесе Айрат Хәйруллин шундый белешмә бирде. Анда шулай ук “Казань 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары, Универсиада ачылышы һәм Уеннарны ябу тантаналары башкарма директоры Игорь Сивов та катнашты.

Билетларны броньлаганнар игътибарын юнәлтеп, Универсиада ярышлары башланыр алдыннан 2 сәгать алдан бронь буенча билет сатып алынмаса, бронь гамәлдән чыгарыла, ягъни билет сатуга ярышлар барган объект кассасына чыгарыла, диелде. Билетлар сатылган булып та кеше күпләп килмәсә, билет сату буенча менеджерлар ярышлар башланырга 40 минут кала кассага билет чыгару турында карар кыла, дип кисәтелде.