Шпагачылар һәм кылыч уйнатучылар Казанда Универсиада команда ярышларында җиңү өчен көрәшә

Фехтовкалаучылар арасында барлыгы 12 медаль комплекты уйнатыла

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында фехтовкалаучылар арасында 2 медаль комплекты уйнатыла.
Шпагачылар һәм кылыч уйнатучылар арасында команда ярышларында җиңүчеләр ачыклана.
Фехтовкалау ярышлары 7-12 июльдә “Казан” ат-спорт комплексында һәм фехтовкалау мәктәбенең спорт комплексында уза. Фехтовкалаучылар арасында барлыгы 12 медаль комплекты уйнатыла, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.