Россиянең йөзү буенча хатын-кызлар җыелма командасы ирекле стильдәге эстафетада Универсиада рекорды куйды

Алар артыннан ук АКШ һәм Канада спортчылары финишка килеп җитте

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Россиянең спортчы кызлары Казан Универсиадасында чираттагы алтын медальләр яулады. Ирекле стиль белән йөзү буенча 4х100 метрлы эстафетада Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы 3 минут та 38,15 секунд вакыт белән җиңүчеләр “өчлегенең” алдына чыкты. Моннан тыш, Универсиаданың яңа рекордын куюга ирештеләр.

Көмеш медаль исә 3 минут 38,60 секунд күрсәткән АКШ командасына насыйп булды. Канада җыелмасы 3 минут 40,71 секунд күрсәтеп, җиңүчеләр “өчлеген” очлап куйды.

Искәртеп үтәбез: Россиянең ир-егетләр җыелма командасы да ирекле стиль белән 4х100 метрлы эстафетада бүген уңышлы чыгыш ясады: алар узган вакыт - 3 минут 10,88 секунд.