Россия спортчысы Алеся Кузнецова дзюдо буенча алтын медаль яулаган

Бүген Алеся финал көрәшендә француз спортчысы Скарлетт Габриэллидан көчлерәк булып чыккан

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Россия спортчысы Алеся Кузнецова Казандагы Универсиадада дзюдо спорт төре буенча турнирда 48 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулаган.
Бүген Алеся финал көрәшендә француз спортчысы Скарлетт Габриэллидан көчлерәк булып чыккан, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы махсус “Казан 2013” яңалыкларның рәсми хезмәте өчен.
Бронза бүләкләренә украинлы Марина Черняк һәм Куба спортчысы Даярис Роса Местре Альварес лаек булган.