Россия баскетболчылары Казан Универсиадасында Швеция командасына каршы уйный

Япония һәм Украина хатын-кызлар командалары арасында ныклы көрәш булуы көтелә

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында дүртенче ярыш көне уза. Япония һәм Украина хатын-кызлар командалары арасында ныклы көрәш булуы көтелә. Ике җыелма команда да төркемнән чыгуга дәгъвә белдерә.
Шулай ук АКШ белән Бразилия хатын-кызлар командалары матчы да кызык булыр дип көтелә. Ике команда да җиңелүләрсез уйный.
Россиялеләр шведларга каршы уйнаячак. Ул әле бер тапкыр да оттырмаган көчле команда. Ике уенда да Швеция командасы Монголия һәм Польша командаларын җиңде, шуңа күрә чын көрәш булыр дип көтелә, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.