Казанның җиңел атлетика стадионында Универсиадаларның яңа рекорды куелды

Ул рекорд хатын-кызларның каршылыклар аша 100 метрга йөгерүдә финал ярышларында күзәтелде

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Евгений Семин). Казанның җиңел атлетика стадионында бүген Универсиадаларның яңа рекорды куелды. Хатын-кызларның каршылыклар аша 100 метрга йөгерүдәге финал ярышларында америкалы Вашти Томас 12,61 секунд күрсәтеп, студентларның Бөтендөнья спорт уеннары тарихында иң яхшы нәтиҗгә иреште.

Моннан тыш, 12,84 секунд нәтиҗә белән өченче булып финишка килеп җиткән ямайкалы узышчы Даниэль Уильямс яшь спортчылар арасындагы дөнья рекордын кабатлады.

Финал узышта Россия командасының бердәнбер вәкиле Нина Аргунова бишенче килде.