Казанда Универсиадада спорт гимнастикасы буенча ярышлар тәмамлана

Спорт гимнастикасында катнашуга 41 илдән 232 спортчы гариза биргән

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында спорт гимнастикасы ярышлары төгәлләнә.
Бу көнне Гимнастика үзәгендә финал ярышлары уза.
Спорт гимнастикасында катнашуга 41 илдән 232 спортчы гариза биргән. Бу спорт төре буенча 14 медаль комплекты уйнатыла, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.