Казанда Универсиадада Россия волейболчылары америкалыларга каршы уйный

Волейбол буенча ярышларның бишенче көнендә бары тик ир-атлар командалары гына уйный

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Универсиада кысаларында “Санкт-Петербург”, “Тулпар”, “Бустан”, “Олимпиец” һәм “Зилант” спорт комплексларында волейбол буенча ярышларның бишенче көне уза.
Бүген бары тик ир-атлар командалары гына уйный. “Санкт-Петербург” спорт комплексында узачак Россия һәм АКШ җыелма командалары уены мавыктыргыч булыр дип көтелә. Алдагы матчларда АКШ эстонлыларга һәм чехларга оттырды, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.
Кичен тагын бер мавыктыргыч уен планлаштырылган. Беларусь һәм Көньяк Кореянең көчле командалары бер-берсенә каршы уйнаячак.