Казанда Универсиадада бер көн ялдан соң су полосы буенча турнир башлана

Бүген ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында төркемле этапта чираттагы 10 матч уза

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында бер көн ялдан соң су полосы буенча турнир башлана. Бүген ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында төркемле этапта чираттагы 10 матч уза.
“Буревестник” бассейнында ир-атлар арасында уза торган ярышларда Сербия Бразилия командасы белән уйный, ә Япония-Грузия, АКШ-Бельгия, Канада-Венгрия, Черногория- Италия һәм Россия-Австралия. Беренче матч 12.30 сәгатьтә башлана.
“Олимп” бассейнында Канада – Япония, Франция – Венгрия, Австралия – АКШ һәм Италия – Россия хатын-кызлар командалары арасында матчлар уза. Хатын-кызлар 15.30 сәгатьтә сынаша башлый, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.