Казанда Универсиадада бадминтон буенча бронза призерлары бишлеге ачыклана

Спортчылар ялгыз һәм парлы разрядта ярыша

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда 2013 елгы Универсиада кысаларында бадминтон буенча чираттагы ярышлар уза. Көн нәтиҗәләре буенча ялгыз һәм парлы разрядта бронза призерлары бишлеге ачыклана.
Теннис академиясендә ярышлар көне чирек финалдан башлана. Ярышларның бу этабына нигездә Азия спортчылары узды. Анда Ауропа илләреннән бары тик 11 спортчы гына катнаша, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.