Казанда Универсиада кысаларында шахмат буенча ярышлар дәвам итә

Ярышлар “Казан” ат-спорт комплексында уза

  (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында “Казан” ат-спорт комплексында шахмат буенча ярышлар уза.
Ярышларда 46 илдән 157 спортчы катнаша. Шахматчыларга алтын медаль алыр өчен 5 раундны узарга кирәк. Турнирда катнашучылар арасында Шеньженьда шәхси зачётта алтын медаль алган Тан Шонгуй бар. Беренче тапкыр шахмат уены Универсиада программасына 2011 елда кертелгән. Казанда 2013 елгы Универсиадада шахмат буенча ярышлар 9-15 июльдә уза. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы турнирларда 3 медаль комплекты уйнатыла, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.