Казан Универсиадасының ябылу тантанасына билетлар сатылып беткән

Калган спорт уеннарының шактыена билет беткән, калганнары да секунд саен кими бара

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Универсиадасының 17сендәге ябылу тантанасына билетлар күптән сатылып беткән.

Калган спорт чараларыннан хәзерге вакытта баскетболга (11-16 июль), шул исәптән финал уеннарга (15, 16), волейболга (11-14 июль) билетлар бар, ләкин соңгысының финал уеннарына (15-16) юк. Дзюдо (11 июль) һәм җиңел атлетика (11-12) буенча һәр уенда медальләр уйнатыла һәм аларга билетлар әлегә бар, өстәл теннисына (11-15) да билет бетмәгән, аның финал уеннарына (12-15 июль) да.Тагын Регби-7гә (14-17), самбога (15, 16), спортчан атышка (12-17), тенниска (11-14), футболга (11-16), чирәмдәге хоккейга (11-15) билетлар бар, ләкин алар секунд саен кими бара.

Җыеп кына әйткәндә, Универсиаданың 27 спорт төренә кергән һәм хәзерге вакытта бара торган бадминтон, йөзү, суга сикерү, пляж волейболы, спортчан йөрү, авыр атлетика, нәфис гимнастика, фехталау, шахмат кебек ярышларга билетлар сатылып беткән.

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә “Казань 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары, Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналары башкарма директоры Игорь Сивов белдергәнчә, уеннар башланырга 40 минут кала буш урыннар күп булса, шушы объект кассасына билетлар сатуга чыгарыла. “Татар-информ” журналистының, Универсиада ябылышы тантанасына да шулай булу мөмкинме, шоу башланганчы билетка өмет итеп буламы, соравына җавабында, өмет 99,99 процентка гына акланырга мөмкин, диде.