Гимнаст Давид Белявский Универсиадада ирекле күнегүләрдә “бронза” алган

Россия спортчысы немец һәм япон гимнастларына оттырган

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия гимнасты Давид Белявский Универсиадада ирекле күнегүләрдә 15,250 балл җыеп, “бронза” алган.
Япон гимнасты Рюхе Като Универсиадада 15,450 балл җыеп, алтын медаль яулаган.
15,275 нәтиҗә белән немец Фабиан Хамбюхен “көмеш” алган.
Финалда катнашкан тагын бер россияле Денис Аблязин 14,300 балл белән җиденче булган, дип хәбәр итә «Р-спорт».