Алия Мостафина – өч тапкыр Универсиада чемпионы

Алия Мостафина спорт гимнастикасы буенча ярышларда чыгыш ясады

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Олимпия чемпионы, Россия гимнасты, татар кызы Алия Мостафина Универсиадада 15,200 балл җыеп, спорт гимнастикасы буенча ярышлар (“на брусьях”) финалында җиңгән.
“Көмешне” Россия спортчысы Татьяна Набиева (14,525) алган, “бронза”ны – немец Лиза Катарина Хилл (14,500), дип хәбәр итә «Весь спорт».