Апас Сабан туенда Чүрибураш егете Салават Минһаҗев баш батыр калган

Ул тәкә һәм зур телевизорга лаек булды.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районының Сабан туе баш батыры булып Чүрибураш егете Салават Минһаҗев калган. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Көрәш бәйрәмнең халык яратып карый, егетләр теләп көчен сынаша торган иң мавыктыргыч, күңелле өлеше.
 
Быел ул тагын да колачлы узды һәм олысын-кечесен зур мәйданга җыйды. “Сабантуй-2019“ның баш батыры булып Чүрибураш егете Салават Минһаҗев калды. Ул тәкә һәм зур телевизорга лаек булды. Шулай ук барлык җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алды.