Россия волейболчылары Франция җыелма командасына оттырды

Сергей Шляпников җитәкләгән команданың чираттагы көндәше – Америка волейболчылары.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Россиянең ир-атлар волейбол җыелмасы Дөнья лигасы турнирының төркем этабындагы икенче раунд старт матчында Франция командасына оттырды – 1-3 (12:25, 25:22, 21:25, 18:25). Уеннар Франциянең По шәһәрендә уза.

F1 төркемендәге әлеге уенда Россия командасы составында иң нәтиҗәле уенчылар булып 12шәр очко туплаган Дмитрий Волков һәм Ильяс Куркаев танылды.

Россия командасы әлегә турнирда дүрт уен уздырып, 1 генә җиңү яулады. Ә Франция командасы барлык матчларны да җиңү белән төгәлләде. Бүген Сергей Шляпников җитәкләгән Россия командасын Америка җыелмасына каршы уен көтә.

Волейбол. Дөнья лигасы. F1 төркеме, икенче раунд 1 нче тур. Франция – Россия — 3:1 (25:12, 22:25, 25:21, 25:18).