Казанда йөзү буенча Татарстан Кубогы уза

Ярыш программасы 11 июнь көнне 9.30-14.00 сәгатькә кадәр бара

  (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Кичә Казанның Спортның су төрләре сараенда йөзү буенча Татарстан Республикасы Кубогы старт алды. Турнирда Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Лаеш, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һәм Казанның 19 командасыннан 238 йөзүче катнаша.

Ярышларны 2015 елгы Дөнья чемпионаты илчесе, су тубы буенча Идел буе академиясенең «Академия-Казан» җыелма командасы тренеры Ирек Зиннуров, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич, Казан теннис академиясе директоры, Россия спорт мастеры Равил Ногманов һ.б. ачты.

Ярыш программасы 11 июнь 9.30-14.00 сәгатькә кадәр бара. Чарага керү ирекле, дип белдерделәр спорт учреждениесе матбугат хезмәтендә.