Россия көнендә Чаллыда урам баскетболы буенча ярышлар үтә

Ярышларда Чаллыда яшәүче 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә, Россия көнендә Чаллыда урам баскетболы буенча Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак.
Чаллы белән беррәттән, Россиянең тагын 39 шәһәрендә әлеге спорт төрен сөючеләр кырга чыгачак. Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова сүзләренә караганда, ярышларда Чаллыда яшәүче 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
Турнир биш яшь төркемендә узачак: 12-13 яшьлек һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар, 14-15, 16-17, 18-19 яшьлек яшүсмерләр һәм кызлар, 20 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар. Һәр команда составында дүртәр уенчы чыгыш ясаячак. Җирәбә яңа формада уза: компьютер программасы уеннарның тулы таблицасын чыгарачак.
Ярышларның баш судьясы Валерий Матвиенко ярышларның олимпия системасы буенча үтәчәген ассызыклады. Шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗаты йорты территориясе янында 12 мәйданчык әзерләнгән инде.
Мандат комиссиясе заявкаларны 11 июнь көнне 23нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә (47/09) кабул итәчәк. Заявка бирү өчен үзең белән паспорт һәм медицина иминияте полисы алып килергә кирәк, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.