Казан экстремаллары Россия көнен bmx-стрит буенча ярышлар белән билгеләп үтәчәк

Ярышлар ике яшь категориясендә (16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән өлкәнрәк) узачак
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә, Россия көнендә “Экстрим Фактор” клубы Казанның Чирәмдәге хоккей үзәге территориясендә урнашкан экстремаль паркта bmx-стрит буенча ярышлар үткәрә.
Ярышлар ике яшь категориясендә (16 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән өлкәнрәк) узачак.
12.00 сәгатьтә катнашучыларны теркәү башлана. Ярышларга 13.00 сәгатьтә старт биреләчәк.