Чаллыда “ЕВРО – Азия – Татарстан” дип исемләнгән шахмат турниры уза

Турнирда элеккеге СССР республикаларыннан килгән күп кенә күренекле шахматчылар катнаша
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүген Чаллының шахмат-шашка клубында “ЕВРО – Азия – Татарстан” дип исемләнгән Халыкара шахмат турниры башлана, дип хәбәр итә шәһәрнең рәсми сайты.
Турнир кысаларында Наил Мөхәммәтҗанов Мемориалы, Рәис Беляев Мемориалы, Ауропа һәм Азия гроссмейстерлары һәм Халыкара мастерлары командасының Татарстан командасына каршы матчы, Сабантуй бәйрәме уңаеннан блицтурнирлар, әйдәп баручы гроссмейстерларның мастер-класслары узачак. Ярышларга элеккеге СССР республикаларыннан күп кенә танылган шахматчыларның килүе көтелә.
Турнир 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.