^Футбол буенча җәйге спартакиада финалында Түбән Кама һәм Казан укучылары очрашачак

^Футбол буенча җәйге спартакиада финалында Түбән Кама һәм Казан укучылары очрашачак

(Түбән Кама, 9 июнь, "Татар-информ"). Бүген Түбән Камада республика укучылары арасында футбол буенча V җәйге спартакиаданың финалы үтә. Быел ярышларда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Финал ярышында Түбән Кама футболчылары һәм Казанның Вахитов районы спортчылары очрашачак. Матч футбол буенча балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе стадионында үтәчәк, монда ук спартакиаданың ябылу тантанасы булачак.