Әлки районының яшь боксчылары республика турнирында призлы урыннар яулаган

Турнир Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән.
(Әлки, 10 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ).  4-5 майда бокс буенча Саба эшчеләр бистәсендә республика турниры үткән. Әлки районы яшь боксчылары республика турнирында призлы урыннар яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр  иткән.Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән республика ачык турнирында 2001-2006 елгы үсмерләр, 2007-2010 елгы кызлар һәм малайлар көч сынашкан. Анда Башкортстан командалары да катнашкан.Бу зур бәйгедә районнан Алексей Капотов үз авырлык категориясендә беренче урынны алган. Айзат Минневәлиев, Ислам Фәсахов, Ника Овчинникова, Эльданис Вахитов – икенче, Камил Шәйхетдинов өченче призлы урыннарга лаек булганнар.