Казанда Россия спортчылары суга сикерү буенча өченче урын яулады

Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина дуэты 10 метр биеклектән синхрон сикерүдә катнашты.
(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Россия спортчылары Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина суга сикерү буенча FINA этабында бронза медаль яулады. Ярышлар Казанның Су спорты сараенда узды.10 метр биеклектән биш тапкыр синхрон сикереп сикереп, кызлар 292,2 балл җыйды. Алтын медальне яулаган Кытай спортчылары 338,7 балл, көмеш медальгә ия булган Төньяк Корея спортчылары 315,4 балл җыйды. Ярышлар Казанда 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба 10 һәм 13 метр биеклектән синхрон катнаш һәм ялгыз сикерүләр булачак.