«Рубин» – «Анжи» уенын «Матч! Футбол 3» каналы күрсәтәчәк

Очрашуны язмада 11еннән 12 майга каршы төндә «Наш футбол» каналында карап булачак

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Илдар Райманов). Иртәгә, 11 май көнне Kazan-Arena стадионында узачак «Рубин» белән «Анжи» арасындагы Россия чемпионатының 28нче туры матчын туры эфирда «Матч! Футбол 3» каналы күрсәтәчәк.

Трансляция 18.45, матч 19.00дә башлана.

Очрашуны язмада 11еннән 12 майга каршы төндә 3.10да «Наш футбол» каналында карап булачак.