«Рубин» – «Анжи» матчына арбитр билгеләнгән

Командалар 11 майда Казанда очраша

 (Казан, 10 май, «Татар-информ»). Премьер-лига командалары арасында футбол буенча Россия чемпионатының 28 нче туры матчына арбитрлар һәм инспекторлар билгеләнгән. Бу хакта Росия футбол берлегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
11 майда узачак «Рубин» – «Анжи» матчында Владислав Безбородов (Санкт-Петербург) хөкемдар булачак. Судьяның ассистентлары – Максим Гаврилин (Владимир), Дмитрий Жвакин (Ленинград өлкәсе); инспектор - Сергей Французов (Мәскәү).
Матч 19.00 сәгатьтә Kazan-Arena стадионында узачак.