Әлкинең яшь көрәшчесе республика беренчелегендә өченче урын алды

Ике ел элек Илназ Казанда узган Россия беренчелегендә җиңеп, район тарихында беренче буларак чемпион исеме яулаган иде.

(Әлки, 10 март, «Татар-информ», «Әлмәт хәбәрләре», Люция Низамиева). Илназ Хәмидуллин татарча көрәш буенча Биектауда узган республика беренчелегендә өченче урынга лаек булды.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныфында укучы Илназ — районның өметле яшь көрәшчеләренең берсе. Ул ун ел тренер Илдар Әхмәров кул астында шөгыльләнә. Горурланырлык уңышлары байтак.

Ике ел элек Илназ Казанда узган Россия беренчелегендә җиңеп, район тарихында беренче буларак чемпион исеме яулаган иде. Район Сабантуйларында да ул елның елында җиңүчеләр исемлегенә эләгә.