Балтач мәктәбе укучылары Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабында катнашты

Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән командалар чакырылган иде.

(Балтач, 10 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). 5-6 мартта Алабуга районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы узды. Анда Балтач мәктәбе укучыларырайон данын яклады

Мәктәп спорт клубларының уеннары финалына Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән командалар чакырылган иде. Район данын исә әлеге ярышта Балтач урта мәктәбе спортчылары яклады.

Егет-кызлар берьюлы берничә спорт төрендә ярышты. Бу өстәл теннисы, баскетбол 3×3, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм «Видеоролик» өй эше. Балтач спортчылары һәр төр ярышта матур уен күрсәтте.