Әлмәт спортчылары грек-рим көрәше буенча ярышларда ике медаль яулады

Әлмәт егетләре Хабаровск шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

(Әлмәт, 10 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 5-6 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә 21 яшькә кадәргеләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округ беренчелеге узды. Анда Идел буе федераль округының иң көчле 144 спортчысы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биредә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган Олимпия резервы спорт мәктәбенең 8 спортчысы Әлмәт данын яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 55 кг авырлык категориясендә Хакимджон Давронов, 63 кг авырлык категориясендә Максим Хәйретдинов «бронза»га ия булдылар.

Моннан тыш, Әлмәт егетләре Хабаровск шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

Егетләр тренерлары Э.Гаджиев, Э.Джанвелян, Д. Корнилов җитәкчелегендә шөгыльләнә.