Юдинода Казан марафоны узды

50 километрга йөгерүдә бөтен Россиядән 400 спортчы катнашты.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Юдинода Казан чаңгы марафоны узды, анда 700гә якын спортчы катнашты. 5 километрга иң кыска дистанциядә стартка 200 спортчы чыкты, 25 километрга - 100 кеше, ә иң катлаулы 50 километр йөгерүдә 400 спортчы теркәлде.

Чара тантаналы ачылыштан башланды. Анда дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов һәм ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов катнашты. Шулай ук 1998 елгы Олимпия чемпионы Ольга Данилова да алар янәшәсендә иде. Кунаклар марафонда катнашучыларга ярышлардан яхшы кәеф алуны, яхшы чаңгы юлын һәм чаңгыларының сыйфатлы булуын теләделәр.

Якшәмбе иртәсендә һава торышы әйбәт булды: +2 градус җылылык, кояш, күктә бер болыт та юк. Әмма мондый һава торышы гадәти кеше өчен яхшы санала, ә чаңгычы өчен ул зур сынау.

Әмма һава шартлары призлы урыннар алырга комачауламады. Арина Шакирҗанова 25 чакрымга узышта җиңү яулады.

Һава шартлары шулай да чаңгычыларга трассаны үтүне бераз авырайтты: 50 километрга йөгерүдә катнашучы 400 спортчының нибары 372се генә тулысынча дистанцияне узды, 5 километрлы трассадан 64 спортчы килде.