Кукмарада "Кукмара чаңгысы – 2017" массакүләм ярышлар узачак

Бәйгегә 6 яшьтән башлап теләгән һәркем кертелә.

(Кукмара, 10 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 12 февральдә Кукмарадагы яңа чаңгы-роллер трассасында ( Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион артында) "ГТО фестивале" кысаларында массакүләм чаңгыда узышу – "Кукмара чаңгысы-2017" үткәрелә, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Катнашучыларны теркәү - күппрофильле лицейда 9.00 - 10.30 сәгатьләрдә. Шунда ук ярышны ачу тантанасы була. Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Бәйгегә 6 яшьтән башлап теләгән һәркем кертелә.