“Дакар-2011”нең чираттагы этабы да “КАМАЗ”ларга җиңү китермәде

Йөк автомобильләре классында ике этап рәттән Чехия узышчысы Алес Лопрайс җиңү яулады

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Кичә “Дакар-2011” ралли-рейдының чираттагы этабы узды. Әмма ул “КАМАЗ-Мастер” командасы экипажлары өчен җиңү китермәде. Икенче этап рәттән йөк автомобильләре классында Чехия узышчысы Алес Лопрайс җиңү яулады.Бу җиңүдән соң Чехия спортчысы гомуми зачетта икенче баскычка күтәрелде.
9 гыйнварда Атакама чүлендә экипажлар узарга тиешле 631 км озынлыктагы махсус участокны оештыручылар сизелерлек кыскартты. Нәтиҗәдә, узышчылар “хәрби” режимда бары 273 км дистанцияне узды.
Йөк автомобильләре арасында җиденче этапны барыннан да тизрәк “Татра”да Алес Лопрайс узды. Чехия спортчысы гомуми зачет лидеры Фирдәвес Кәбировтан 5 минутка, “Дакар”ның гамәлдәге чемпионы Владимир Чагиннан 14 минутка алдарак килде. Җиде этаптан соң, гомуми зачетта Фирдәвес Кәбиров лидерлыкны саклап калды. Әмма аны икенче баскычта баручы Лопрайстан 16 минут кына аера. Владимир Чагин исә өченче баскычка төште. Ул, үз чиратында, Чехия спортчысыннан 12 минутка калыша.
Җиңел автомобильләр классында беренче өч урынны әлегә “Фольксваген” командасы экипажлары алып тора.
Мотоциклчылар арасында гомуми зачетта лидерлык өчен көрәштә Сирил Депре испанлы Марк Ком белән аерманы 1,5 минутка кыскарта төште. Ләкин ул гамәлдәге чемпионнан һаман да 7,5 минутка калыша. Җиденче этапта бу ике фавориттан Чили спортчысы Франциско Лопес Контардо өстен чыкты. Хәзер ул гомуми зачет лидеры Комнан 18,5 минутка калыша.