“Татнефть-арена”дагы кыйнашта катнашучыларга җәза билгеләнде

Сишәмбе “Ак Барс” – “Трактор” матчы барышында “Татнефть-арена” бозында күп кешелек кыйнашта катнашкан хоккейчыларга җәза билгеләнде
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Сишәмбе “Ак Барс” – “Трактор” матчы барышында “Татнефть-арена” бозында күп кешелек кыйнашта катнашкан хоккейчыларга җәза билгеләнде.
Россия Хоккей федерациясе карары нигезендә, “Ак Барс” командасыннан Зубарев, Норонен, Емелин, Кирилл Петров, шулай ук чиләбелеләр Баев, Заварухин, Касянчук, Мыльников һәм Пиганович 1 матчка – мәҗбүри һәм 3 уенга өстәмә дисквалификация яки 15 мең сум күләмендә штраф алды. Кыйнаш вакытында штраф алган уенчылар эскәмиясеннән чыккан казанлылар Шәфигуллин һәм Степановка 2 матчка – мәҗбүри һәм өстәмә 6 матчка дисквалификация яки 30 мең сумлык штраф билгеләнде, дип хәбәр итә “Спорт-экспресс”.
Искәртеп үтәбез, хоккей буенча Россия чемпионатының 40нчы турында “Ак Барс” – “Трактор” матчының соңгы минутында булган кыйнашта ике команданың да барлык хоккейчылары диярлек катнашты. Бу уен штраф вакыты буенча Россия чемпионатларының яңа рекордын куйды – казанлылар белән чиләбелеләр икесенә бергә 378 минут штраф алды.