Түбәнкамалы – җиңел атлетика буенча халыкара турнир призеры

“Нефтехимик” тәрбияләнүчесе дәрәҗәле бәйгедә “бронза” яулады
(Түбән Кама, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). “Нефтехимик” спорт клубы тәрбияләнүчесе җиңел атлетика буенча халыкара ярышларда бронза медальгә лаек булды. Россия җыелма командасының әйдәп баручы спортчылары һәм халыкара класслы спорт мастерлары катнашкан “Раштуа стартлары” бәйгесе шушы көннәрдә Екатеринбургта тәмамланды.
Спортчылар 500 һәм 1000 метр араларда көч сынашты. Түбәнкамалы Сергей Манаков бу дистанцияләрдә финишка өченче булып килде. “Ярышлар бик мавыктыргыч булды, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән С.Манаков хәбәрчебезгә. – Мине аеруча турнирларны оештыру дәрәҗәсе тәэсирләндерде. Екатеринбургтагы манеж һәм йөгерү юллары бик ошады. Мондый бәйгеләрдә катнашуы үзе бер рәхәт, ә инде җиңү яуласаң бигрәк тә”, - дип билгеләп үтте бронза призер.
Хәзер Сергей Манаков җиңел атлетика буенча Россия чемпионатына әзерлекне башлады.