“Ракета” Сыктывкарда җиңү яулады

Казанның “Ракета” командасы туплы хоккей буенча Россия чемпионаты кысаларында чит мәйданда үткәргән очрашуда “Динамо-Сыктывкар” хоккейчыларын җиңде
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанның “Ракета” командасы туплы хоккей буенча Россия чемпионаты кысаларында чит мәйданда үткәргән очрашуда “Динамо-Сыктывкар” хоккейчыларын җиңүгә иреште. Очрашу кунаклар файдасына 5:3 исәбенә төгәлләнде.
Әлеге уңыш “Ракета”га “Көнбатыш” төркемендә алтынчы урын өчен көрәштә Кировның “Родина” командасын узып китәргә мөмкинлек бирде. 12 матчтан соң Казан командасының – 17, ә “Родина” хоккейчыларының 12 очрашудан соң 16 очкосы бар. “Ракета”ның матчлар саны турнир таблицасында бишенче баскычны биләүче “Старт” командасыннан бергә артыграк булуын исәпкә алганда, казанлылар Түбән Новгород хоккейчыларын кысрыклап та чыгара ала.
Хәер, “Ракета”ны да, “Старт” командасын да тагын ике көннән чемпионат лидерлары – “Зоркий” һәм “Динамо” хоккейчылары белән очрашу көтә. Казанлыларның көндәшләре чемпионатта әле бер мәртәбә дә җиңелүгә дучар булмады һәм аларның үз мәйданнарында “Ракета”га оттыруы бик тә шикле.
«Динамо-Сыктывкар» - «Ракета» - 3:5 (2:4).