Татарстан спортчылары кул көрәше буенча дөнья чемпионатында алдынгы урыннар алды

Алар Румыниядә узган турнирга Россия җыелмасы составында барды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Румыниянең Бухарест шәһәрендә 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр кул көрәше буенча дөнья чемпионатында Россия делегациясе составында Татарстан спортчылары чыгыш ясады, алар призлы урыннар яуладылар.

Дөнья чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары:

Ирләр:

2 урын — Артур Макаров (75 кг. га кадәр категория), Питрәч районы «комплекслы спорт мәктәбе» МБУ.

3 урын — Рияз Баһаветдинов (65 кг. га кадәр категория), Питрәч районы «комплекслы спорт мәктәбе» МБУ.

Хатын-кызлар:

2 урын — Адилә Фаздалова (60 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

3 урын — Виктория Воронина (70 кг. га кадәр категория), «Лидер»спорт мәктәбе.

Дөнья беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары (19-21):

Яшүсмер кызлар:

3 урын — Полина Милютина (50 кг. га кадәр), «Лидер»спорт мәктәбе;

1 урын — Екатерина Прусакова (60 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

1 урын — Адилә Фаздалова (65 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

3 урын — Алеся Краюшкина (70 кг. нан артык категория), «Лидер»спорт мәктәбе;

3 урын — Софья Волкова (70 кг. нан артык категория), «Динамо»спорт мәктәбе.

Дөнья беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары (16-18):

Юниорлар:

1 урын — Айрат Хәйбуллин (50 кг. га кадәр), «Динамо»спорт мәктәбе;

3 урын — Раил Ибраһимов (55 кг. га кадәр категория), «Витязь»олимпия резервы спорт мәктәбе;

Яшүсмер кызлар:

2 урын — Диләрә Гарифуллина (45 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

2 урын — Адилә Җамалиева (45 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

3 урын — Рәфинә Сибгатова (55 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе.

Дөнья беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары (14-15):

Юниорлар:

3 урын — Әмир Сибгатов (45 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

3 урын — Владислав Урезов (60 кг. га кадәр категория), «Динамо»спорт мәктәбе.

3 урын — Марат Сәхәбетдинов (70 кг. га кадәр), «Батыр»спорт мәктәбе;

2 урын — Ярослав Куликов (70 кг. нан артык категория), «Динамо»спорт мәктәбе.

 Яшүсмер кызлар:

1 урын — Марта Волкова (70 кг. нан артык категория), «Динамо»спорт мәктәбе.