news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән спортчылары гимнастика буенча турнирда җиңү яулады

Радмир Мусаев 2 спорт pазряды буенча ярышларның абсолют җиңүчесе булды, шулай ук аерым төрләрдә бронза медаль яулады.

Яшел Үзән спортчылары гимнастика буенча турнирда җиңү яулады
yashel-uzan.ru

(Яшел Үзән, 9 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Казанда OLYMPICO CUPAG спорт гимнастикасы буенча турнир узды. Анда Яшел Үзән гимнастлары җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең 300 иң көчле яшь гимнасты катнашты. Яшел Үзән районыннан «1нче спорт мәктәбе”ндә тәрбияләнүчеләр Радмир Мусаев һәм Азат Закиров катнашты.

Радмир Мусаев 2 спорт разряды буенча ярышларның абсолют җиңүчесе булды, шулай ук аерым төрләрдә бронза медаль яулады.

Азат Закиров исә 3 спорт разряды буенча, күп төрле ярышларда көмеш медаль алды. Аерым күнегүләрдә 3нче урынны алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100