news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

WADA санкцияләре Казанга Европа турнирларын кабул итүгә комачауламаячак

Татарстан башкаласы 2021 елда суда кыска арада йөзү буенча Европа чемпионатын һәм 2024 елда спортның су төрләре буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Бөтендөнья допингка каршы агентлык башкарма комитетының (WADA) Россияне дүрт елга халыкара спорт турнирларында катнашудан тыю карары 2021 һәм 2024 елларда Казан планнарына йогынты ясамаячак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Без имзаланган контрактлар кысаларында эшлибез. Шуңа күрә барысы да план буенча, берни дә күчерелми. Бу ярышларны уздырачакбыз», - диде ул.

Казан 2021 елда суда кыска арада йөзү буенча Европа чемпионатын һәм 2024 елда су спорт төрләре буенча Европа беренчелеген уздырачак.

Россиянең дүрт елга зур халыкара ярышлардан читләшүе дөнья спортына авыр тәэсир итәчәк, дип белдерде «Татар-информ»га Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100