“4 ил матчы” турнирында Россия җыелмасы өченче тапкыр җиңүгә иреште

Көчле көндәшлеккә карамастан, Россия спортчылары өч көн дәвамында 9 сикерү дисциплинасында 121 балл туплаган

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Казанда Спортның су төрләре сараенда суга сикерү буенча “4 ил матчы” турниры төгәлләнде. Россия, Украина, Италия һәм Алманиядән иң көчле сикерүчеләр көч сынашкан бу ярышларда Россия җыелма командасына тиңнәр табылмады, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе Медиа департаменты.
Өч көн дәвам иткән ярышлар барышында өч метрлык трамплиннан һәм 10 метр биеклектәге вышкадан индивидуаль һәм синхрон сикерүләрдә беренчелек үткәрелгән. Барлык командалар составында олимпия чемпионнары һәм призерлары, Дөнья һәм Ауропа чемпионатлары җиңүчеләре булган.
Көчле көндәшлеккә карамастан, Россия спортчылары өч көн дәвамында 9 сикерү дисциплинасында 121 балл туплаган, алар команда белән сикерү (Дарья Говор), 10 метрлы вышкадан синхронлы сикерү (Роман Измайлов һәм Сергей Назин) 10 метрлы вышкадан хатын-кызлар сикерүе (Юлия Тимошинина), өч метрлык трамплиннан ир-атлар (Илья Захаров) һәм хатын-кызлар арасында (Кристина Ильиных) сикерүләр буенча өстенлеккә ирешкән.
Шул рәвешле, Россия җыелмасы өченче тапкыр рәттән суга сикерү буенча “4 ил матчы” турнирында җиңүгә ирешә.