420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген Россия хоккей җыелмасы Еврохоккей турының Финляндиядәге этабында беренче уенын уздырды – Олег Знарок шәкертләре Финляндия хоккейчыларына оттырды. Хельсинкида узган матч боз хуҗалары файдасына 3:2 (1:0, 1:2, 1:0) исәбе белән төгәлләнде.
Россия җыелмасы составында турнирда катнашу өчен “Ак Барс” командасыннан да ике уенчы сакчы Василий Токранов белән һөҗүмче Владимир Ткачев чакырылган иде. Ләкин бүгенге уенда аларның берсе – Владимир Ткачев кына катнашты. Әмма ул да Россия командасына җиңү яуларга булыша алмады.
Аның каравы, Финляндия данын Казан клубы сакчысы Атте Охтамаа үзен күрсәтте – боз хуҗаларына җиңү китергән алканың авторы булды.
Әлеге матчта алкаларны Россия җыелмасыннан Кирилл Капризов (27 нче минут) һәм Сергей Плотников (38 нче минут), хуҗалардан – Йонас Кемпайнен (2 нче минут), Миро Хейсканен (24 нче минут) һәм Атте Охтамаа (51 нче минут) кертте.
11 ноябрьдә Россия хоккейчылары турнирда Швейцария җыелмасы белән очраша.