Уфа 2021 елда хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итә

Россия беренче тапкыр хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрәчәк.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Уфада 2021 елда хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты узачак. Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк бу турыда журналистларга сөйләгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Ул турнир матчларының «Уфа-Арена» да һәм Уфаның Спорт Сараенда узачагын билгеләп үтте.

«Карар кабул ителгән инде, 2021 елда дөнья чемпионаты тәгаен Уфада узачак. Барлык катнашучыларны кунакчыл кабул итү өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — диде Владислав Третьяк.

Россия беренче тапкыр хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрәчәк.

  • Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Уфа ир-атлар командалары арасында яшьләр дөнья чемпионатын кабул итте. 2014 елда Башкортстан башкаласында Яшьләр клуб командалары арасында Дөнья кубогы узды.