Байлар Сабасында мини-гольф мәйданчыгы файдаланылуга тапшырылды

Мәйданчыкны “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре эшләгән.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында мини-гольф уены өчен мәйданчык файдалануга тапшырылды. Бу турыда Саба муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.Мәйданчыкны “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре эшләгән.