Владимир Путин КХЛның киңәю идеясен хуплый

Хәзерге вакытта лиганың 2009/2010 елгы сезонга – 30, ә соңрак 32 командага кадәр киңәю мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Кичә РФ Премьер-министры Владимир Путин хоккей буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Вячеслав Быков һәм Континенталь хоккей лигасы җитәкчесе Александр Медведев белән очрашты.
КХЛ – 2008 елда оештырылган Евразиядәге ачык Халыкара хоккей лигасы. 2008/2009 елгы сезонда лигага Россиядән – 21, шулай ук Белоруссия, Латвия һәм Казакъстаннан берәр клуб керә. Хәзерге вакытта лиганың 2009/2010 елгы сезонга – 30, ә соңрак 32 командага кадәр киңәю мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара.
“КХЛның беренче сезоны башланды, һәм бу башлангыч начар түгел, перспективасы бар”, - диде Медведев. Аның фикеренчә, “бу проектның нигезенә салынган төп принцип – спорт принцибы чагылыш таба: уенның сыйфаты арта, конкуренция көчле, перспективалы уенычылар күп”. “Чит ил клублары да лига “ишеге төбендә” калмады – перспективалы командалар күп”, - дип ассызыклады КХЛ президенты. “Беренче сезонга әзерләнгәндә без җыелма команда мәнфәгатьләреннән чыгып эш иттек. Бу – өстенлек итүче принцип”, - диде Медведев.
Быков шулай ук “проектны үстерү идеясе – уңай”, дигән фикер белдерде. “КХЛның аерым детальләргә игътибар итүе сөенечле, бу, аерым алганда, судьялар корпусында да күренә, - дип ачыклык кертте ул. – Бу мәсьәлә буенча шелтәләр дә уенчылар ягыннан бик аз”. Моннан тыш, Быков уенчылар арасындагы конкуренция җәлеп ителә торган хоккейчыларның исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирә дигән фикердә тора. “НХЛдан уенчыларның килүе команданың дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - ди ул.
Җыелма команданың баш тренеры шулай ук дөнья чемпионатында җиңү очраклылык кына булмавын күрсәтү өчен хәзер Россия командаларының әзерлегенә аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады.
Владимир Путин, үз чиратында, Континенталь хоккей лигасының “спорт проекты гына түгел, ә советларга кадәрге территориядә бердәм гуманитар киңлекне яңадан булдыру – элеккеге Советлар Союзындагы республикаларда яшәүче кешеләрне уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерү турында җитди рәвештә уйларга мөмкинлек бирүче проект та” булуын әйтте. “Хоккей – бик популяр спорт төре”, - диде Путин. Аның фикеренчә, “әгәр КХЛда катнашучыларның санын Үзәк Ауропа, Скандинавия илләре һәм башка дәүләтләр хисабына киңәйтеп булса, проект Ауропада да яңгыраш алачак һәм, берсүзсез, безнең күршеләр, партнерлар белән мөнәсәбәтләрдә файда китерәчәк”. “Без спортта үзара ярдәм итешү өчен мәйданчык булдырачакбыз”, - дип белдерде Премьер.