news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс»ның коронавирус аркасында Мәскәүдәге контроль матчлары булмаячак

«Татар-информ» агентлыгына Мәскәүнең «Динамо» хоккей клубына якын чыганаклардан билгеле булганча, Казанның «Ак Барс» командасы, уенчылары авырып китү сәбәпле, башкаладагы алдан планлаштырган ике матчны үткәрмәскә булган.

«Ак Барс»ның коронавирус аркасында Мәскәүдәге контроль матчлары булмаячак
www.ak-bars.ru

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Ак Барс»ның Мәскәүдә башкаланың «Динамо» командасы белән планлаштырган ике контроль матчы булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Мәскәүнең «Динамо» хоккей клубына якын чыганаклардан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, «Ак Барс» «Динамо»ны Мәскәүгә бармаячагы хакында кичә үк кисәтеп куйган. Казанлылар, кайбер уенчылар авырып китү сәбәпле команданы карантинга озатып, өйдә калырга булган. «Татар-информ» агентлыгы Казан клубының берничә легионеры коронавирус йоктыруы хакында хәбәр иткән иде инде.

«Ак Барс»ның матбугат хезмәте исә әлегә авырып киткән уенчылар хакында бернинди рәсми мәгълүмат та бирми. Хәер, клубның матбугат хезмәте өчен гадәти булган 10 һәм 12 августта Мәскәүдә «Динамо» командасы белән планлаштырылган контроль матчлар турында да мәгълүмат юк. Шуңа да карамастан, билгеле бер вакытта үткәрү күздә тотылган әлеге контроль матчларның булмаячагы көн кебек ачык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100