Универсиадада шахматлар буенча ярышларда катнашучылар составы көчле - Александр Ткачев

Ярышлар директоры Россия һәм Кытай командаларын көчле дип атады

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Россия шахматлар федерациясе идарәсе рәисе урынбасары, Универсиадада шахматлар буенча ярышлар директоры Александр Ткачев ярышлар өчен булдырылган шартларны югары бәяләде.

“Ярышларны уздыру шартлары искиткеч, моның өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Монда бик яхшы шартлар булдырылган”, - дип билгеләде А. Ткачев матбугат конференциясендә.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, FISU президенты Клод-Луи Гальен, ТР Шахматлар федерациясе президенты Геннадий Захаров, Олимпия чемпионы, халыкара гроссмейстер, күп тапкыр Россия чемпионы Алисә Галләмова булды.

Ярышларда катнашучылар составына килгәндә, ярышлар директоры фикеренчә, ул – тәэсир итә торган.

Ярышларда 46 илдән спортчылар катнаша.