Универсиада: татарстанлылар билбаулы көрәштә пьедесталның барлык баскычын биләде

Сергей Павлик турнирда икенче җиңүен яулады, “бронза” – Ренат Әхмәтшин белән Илнар Галиевта

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Казан Универсиадасында билбаулы көрәштә абсолют авырлык категориясендә россиялеләр пьдесталны тулаем биләде.
Сергей Павлик финалда Татарстанның тагын бер вәкиле – Илнур Мортазинны җиңеп, икенче җиңүен яулады. “Бронза” – Татарстан спортчылары Ренат Әхмәтшин белән Илнар Галиевта, дип хәбәр итә “Весь спорт”.